В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Константиновка, Вознесение, Нокса, Станциядәге Дәрвишләр торак массивларында контейнер мәйданчыкларын яңартканнар
Казанның Совет районындагы берничә бистәсенә 38 евроконтейнер һәм 8 еврочелтәр урнаштырганнар. Бу хакта Совет районы администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Капкачлы заманча бакларны Константиновка (Солнечная урамы, 26 һәм Интернациональная урамы, 33), Вознесение (Профсоюз урамы, 53б), Нокса (1нче Ноксинская урамы, 29), Станциядәге Дәрвишләр (1 нче Станция урамы, 9) торак массивларындагы контейнер мәйданчыкларына урнаштырганнар.
«ПЖКХ» идарә компаниясендә хәбәр итүләренчә, Казанда ел башыннан каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен – 621 һәм калдыкларны төрләргә бүлеп җыю өчен 514 евроконтейнер урнаштырылган. Ел ахырына кадәр шәһәр районнарында каты көнкүреш калдыклары өчен капкачлы 400 савыт һәм чүп-чарны төрләргә бүлеп җыю өчен 300 бак куелачак.
Алдарак 1 сентябрьдән калдыклар белән эш итү кагыйдәләренең катгыйлануы: контейнер мәйданчыкларына һәм гомуми контейнерларга төзелештән калган чүп-чарны, үсемлек калдыкларын, шулай ук батарея, лампа һәм медицина калдыклары кебек куркыныч матдәләрне ташлап калдыру катгый тыелуы хакында хәбәр ителгән иде.