Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2025, 12:53

Казанда бер тәүлектә 371 машина йөртүче һәм 116 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган

Шул ук вакыт эчендә шәһәрдә 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Узган тәүлектә ТР башкаласында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның алтысы зыян күрүчеләр белән.

Очракларның берсе кичә иртән Универсиада проспектындагы 32 нче йорт каршында булган. 42 яшьлек автоледи юл өлешен светофорның тыю сигналына күчкән җәяүлене бәрдерә. 19 яшьлек кыз төрле дәрәҗәдәге яралар алган.

Магистраль урамындагы 8 нче йорт каршында 60 яшьлек машина йөртүче юл бирми һәм хатын-кызны бәрдерә. 51 яшьлек зыян күрүчене медицина ярдәме күрсәткәннән соң өенә кайтарып җибәргәннәр.

58 яшьлек машина йөртүче куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм «Мегастрой» гипермаркеты каршында җәяүлене бәрдергән. Һәлакәт нәтиҗәсендә 56 яшьлек ир-ат төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән шәһәр хастаханәсенә озатыла.

Көннең икенче яртысында Космонавтлар урамындагы 1 нче йорт каршында 52 яшьлек машина йөртүче артка хәрәкәт иткәндә маневрның куркынычсызлыгына ышанмый һәм хатын-кызны бәрдерә. 94 яшьлек зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелгән.

Тәүлекнең кичке вакытында 57 яшьлек машина йөртүче юлны билгесез урында, Мир урамындагы 5б номерлы йорт каршында үткән җәяүлене бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 76 яшьлек хатын-кыз җәрәхәтләр алган.

Узган тәүлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 116 җәяүле һәм 371 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. 40 кеше куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен санга сукмаган, 50 машина йөртүче җәяүлеләргә юл бирмәгән, тагын алтысы исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Казан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясендә.
Барлык яңалыклар