Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.05.2022, 13:48

Казанда яшәүче 37 яшьлек хатын-кыз аферистларга миллион сум акча күчергән

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май). Алдауның яңа очрагы Татарстан башкаласында булган. Бу юлы аферистлар кармагына 37 яшьлек казанлы эләккән.

4 нче майда зыян күрүченең телефонына билгесез кеше шалтыраткан, ул үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Мошенник зыян күрүченең шәхси кабинетында телефон номеры алышынуын хәбәр итә һәм аның бу операцияне башкаруы белән кызыксына. Хатын бу хакта беренче тапкыр ишетүен әйтә. Шуннан соң аферист аның акчасын саклап калу өчен, яңа хисап язмасы булдырырга тәкъдим итә. Бу вакытта зыян күрүче әлеге хәлнең булуына шикләнә башлый, әмма җинаятьче аның телефонына банкның гамәлдәге телефон номерыннан хәбәр җибәрә. Аны ышандыргач, ул акчаларны махсус «куркынычсыз счетка» күчерергә кирәк, ди. Хатын барлык күрсәтмәләрне үти һәм бер миллион сум акча күчерә.

Хәзерге вакытта «Сәнәгать» полициясе бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче бүлеге тарафыннан каралган «Мошенниклык» җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз. Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – ул аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк. Әгәр карта белән ниндидер операцияләр үткәрелә дигән шик булса, әгәр аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә.  СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.

Барлык яңалыклар