Транспорттан 649 кеше файдалана алмаган – бу пәнҗешәмбе көнне булган гомуми пассажир агымының 0,12%ы.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). 25-нче ноябрь көнне Казанның җәмәгать транспортында вакцинацияләнгәнне яки коронавирус белән авырганны раслый торган QR-коды булмаган 366 пассажир ачыкланган. Шул ук сәбәп аркасында метро, автобуслар, трамвайлар һәм троллейбусларга 283 кешене кертмәгәннәр. Шул рәвешле, җәмәгать транспортыннан 649 кеше файдалана алмаган – бу пәнҗешәмбе көнне шәһәрдә булган гомуми пассажир агымының 0,12%-ы.
Кичә транспорт чаралары 1296 тапкыр тикшерелгән. Мәсәлән, автобусларда QR-кодсыз 137 пассажир ачыкланган, 82 кешене транспортка кертмәгәннәр. Троллейбуслар, трамвайлар һәм метродан QR-коды булмаган 229 кеше файдаланырга теләгән, 201 кеше электр транспортына кертелмәгән, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Транспорт буенча комитетында.