В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы тәүлек эчендә Татарстан Республикасы башкаласында 3,5 мең тоннага якын кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
Кар чыгару 8 Март, Әхтәмов, Баруди, Батыршин, Богатырев, Большая, Галактионов, Гәрәев, Глушко, Голубятников, Даурия, Әмирхан Еники, Журналистлар, Зорге, Кирпичников, Короленко, Мәүлетов, Минск, Каюм Насыйри, Нокса авышлыгы, Пионер, Попов, Пушкин, Серов, Стадион, Тула, Бакый Урманче, Ягодинская урамнары участокларыннан, шулай ук Ибраһимов һәм Ямашев проспектларыннан һәм Юдино бистәсеннән башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 3494 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруга 456 махсус техника һәм 401 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлектә 93 тонна бозлавыкка каршы материаллар, шул исәптән 15 тонна реагент һәм 78 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 7,7 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.