В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнаш юл машиналары, трактор щеткалары һәм башка техника кулланыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 363 юл эшчесе һәм 156 берәмлек махсус техника, шул исәптән 53 катнаш юл машинасы, 54 трактор щеткасы, 9 үзбушаткыч, 29 фронталь төягеч, «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Кар Рихард Зорге, Сыртланова, Юлиус Фучик, Җиңү проспектлары һәм Альберт Камалиев урамнары участокларыннан чыгарылачак. Юлларның башка участокларында, катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, сибү һәм себерү эшләре башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. KZN.RU порталында бастырылган район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Рөхсәтсез кар ташлау фактлары турында ТР Экология министрлыгына хәбәр итәргә мөмкин.