В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручыларның 14-е Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Татарстанда 36 яңа COVID-19 белән авыру теркәлгән, барысы да контактлы. 21 кеше хастаханәгә озатылган, 15 кеше өйләрендә дәвалана.
14 кеше – Казанда, 10 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Лениногорск районында, икешәр кеше – Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында, берәр кеше – Әлмәт, Минзәлә һәм Сарман районнарында яши.
10-нчы апрельгә Татарстанда 19 мең 768 COVID-19 белән зарарлану очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 16 мең 915 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 74 кеше – узган тәүлектә. Вакцинацияне 171 мең 389 кеше узган, шулардан 103 мең 369 кеше икенче доза вакцина алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә тәүлеккә короновирус белән авыруның 8704 яңа очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 4 млн 632 мең 688 кеше авырган, 4 млн 258 мең 279 кеше сәламәтләнгән, 102 мең 649 кеше үлгән.