Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2024, 17:54

2023 елда Казанның мәгариф оешмаларына 357 яшь белгеч эшкә урнашкан

Бүген мондый укытучыларның өлеше — Россия күрсәткечләреннән югарырак

2023 ел нәтиҗәләре буенча Казанның мәгариф оешмаларына 357 укытучы эшкә урнашкан, ә өч ел эчендә – 1021. Шәһәрдә яшь белгечләрнең урнашуы күзәтелә: тагын ике ел эчендә ТР башкаласына РФнең төрле төбәкләреннән 153 педагог күчеп килгән. Мәгариф хезмәткәрләренең еллык август конференциясендә мондый мәгълүматларны Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов җиткерде.

«Безнең шәһәрдә бик көчле педагогик команда, — дип ассызыклады мэр Илсур Метшин. — Казан Мәгариф командасы быел «Казан мэриясенең иң яхшы коллективы» конкурсында җиңүче булды. Һәм бу шәһәр мәгариф идарәсе тарафыннан башкарыла торган зур эш күрсәткече, аның потенциалы».

Бүгенге көндә Казанның 35 яшькә кадәрге яшь педагоглары өлеше 32% тәшкил итә, бу Россия күрсәткечләреннән 9% ка югарырак. «Булачак белгечләрне укыту мәктәпләрдә дә, «Казанның яңа педагогик сыйныфы» проекты кысаларында да, югары уку йортларында да, «педагогик кадрларны максатчан әзерләү» программасы буенча да алып барыла», – дип искәртте мәгариф идарәсе башлыгы.

Ирек Ризванов билгеләп үткәнчә, Казан мәгариф системасына республиканың муниципаль берәмлекләреннән генә түгел, башка төбәкләрдән дә педагоглар эшкә килә. Ике ел эчендә Казанга Россия Федерациясенең 23 субъектыннан 153 педагог күчеп килгән.
Фоторепортаж
Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясендә катнашты
Видеорепортаж
22.08.2024 16:31
Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясендә катнашты
Барлык яңалыклар