В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линияләргә мөрәҗәгать итә ала.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче гыйнвар). Бүген төнлә Казан урамнарын кардан чистартырга 65 юл эшчесе һәм 354 берәмлек махсус техника, шул исәптән 71 катнаш юл машинасы, 56 трактор щеткасы, 135 үзбушаткыч, 51 фронталь төягеч, 8 «Барсик» минитөягече һ.б техника чыгачак.
Карны 2 нче Тура, Бауман, Вишневский, Груздев, Даурия, Калинин, Камай, Карбышев, Кремль, Коләхмәтов, Курчатов, Латыш Укчылары, Ленинград, Лобачевский, Можайский, Мәскәү, Нариманов, Островский, Париж Коммунасы, Петербург, Политехника, Седов, Тихомирнов, Тукай, шулай ук Катановский һәм Щербаков тыкрыгы, Оренбург тракты һәм башка урам участокларыннан чыгарылачак.
Кайбер участокларда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү эшләре башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында. Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. Район администрацияләренә дә, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.