Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.02.2024, 15:57

350 кеше «Гәүһәр» балалар фестивалендә катнашты

Балалар сүз, җыр, бию сәнгатендә һәм халык музыка уен коралларында уйнау буенча үз осталыкларын күрсәттеләр

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» II балалар фестивале узды. 350 бала сәхнәдә сүз, җыр, бию сәнгатендә һәм халык музыка уен коралларында уйнау буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.

Проектта барлыгы 1,2 мең кеше катнашкан. 46 мәктәптә һәм 20 балалар бакчасында 53 остаз балаларны татар биюенең төп хәрәкәтләренә, сәхнә сөйләменә, җырларга һәм халык музыка уен коралларында уйнарга өйрәткән. Күпләр өчен бу яңалык булган.

Сәхнәдә шулай ук М.Мозаффаров исемендәге 18 нче номерлы балалар музыка мәктәбе педагогларыннан һәм укучыларыннан торган «Музафаров band» ансамбле чыгыш ясады. Чараның сценарий авторы – Резеда Гобәева, режиссеры – Алия Фәйзрахманова.

Яшь талантларның чыгышын тамаша кылырга Татарстан рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Татарстанның халык язучысы, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм башка танылган шәхесләр килгән иде, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

«Барысы да гади дәресләрдән башланып, инде зур «Гәүһәр» фестиваленә кадәр үстек. Катнашучылар шулкадәр күп, хәтта «Чулпан» мәдәният үзәге дә аларны сыйдыра алмый. Бу балаларның татар телендә сөйләшүләре һәм тел белән кызыксынулары турында сөйли, – дип билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова. – Без кечкенә адымнар белән үз максатыбызга барабыз. Ул –балаларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту».

«Гәүһәр» проекты 2023 елның сентябреннән декабренә кадәр ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Барлык яңалыклар

350 кеше «Гәүһәр» балалар фестивалендә катнашты

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» II балалар фестивале узды. 350 бала сәхнәдә сүз, җыр, бию сәнгатендә һәм халык музыка уен коралларында уйнау буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.

Тема буенча материаллар:

Беренче «Гәүһәр» фестивале Казанда 150 гә якын мәктәп укучысын һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне берләштерде