Балалар сүз, җыр, бию сәнгатендә һәм халык музыка уен коралларында уйнау буенча үз осталыкларын күрсәттеләр
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
Сәхнәдә шулай ук М.Мозаффаров исемендәге 18 нче номерлы балалар музыка мәктәбе педагогларыннан һәм укучыларыннан торган «Музафаров band» ансамбле чыгыш ясады. Чараның сценарий авторы – Резеда Гобәева, режиссеры – Алия Фәйзрахманова.
Яшь талантларның чыгышын тамаша кылырга Татарстан рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Татарстанның халык язучысы, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм башка танылган шәхесләр килгән иде, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
«Барысы да гади дәресләрдән башланып, инде зур «Гәүһәр» фестиваленә кадәр үстек. Катнашучылар шулкадәр күп, хәтта «Чулпан» мәдәният үзәге дә аларны сыйдыра алмый. Бу балаларның татар телендә сөйләшүләре һәм тел белән кызыксынулары турында сөйли, – дип билгеләп үтте Гүзәл Сәгыйтова. – Без кечкенә адымнар белән үз максатыбызга барабыз. Ул –балаларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту».
«Гәүһәр» проекты 2023 елның сентябреннән декабренә кадәр ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм ТРда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырылды.