В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда бер тәүлек эчендә 177 кеше сәламәтләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 авыруының 54 яңа очрагы расланды, барысы да авыручылар белән элемтәдән соң зарарланганнар. 30 кеше хастаханәгә озатылды, 24 кеше өйләрендә дәвалана - аларда авыру симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авыручылар арасында - 2 балигъ булмаган бала бар, 3 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 23 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 5 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 10 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 11 кеше - 70-тән алып 80 яшькә кадәр.
35 кеше Казанда, 6-сы Яр Чаллыда яши. Биш кеше - Яшел Үзән районында, икесе - Питрәч районында, берәр кеше - Апас, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Мамадыш, Түбән Кама районнарында.
Барлыгы 3-нче июньгә Татарстанда СОVID-19 авыруының 3351 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда республикада 2991 кеше савыкты, шуларның 177-се узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлек эчендә инфекция белән авыруның 8 мең 536 яңа очрагы расланган. Шул рәвешле, илдә 432 мең 277 кеше авырган. 195 мең 957 кеше сәламәтләнгән, 5215 кеше үлгән.