Тәүлек эчендә республикада коронавирустан 40 кеше сәламәтләнгән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 2 кеше, 7 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 8 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 8 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 7 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр.
Авыручылар арасында 20 кеше Казанда яши, 4 кеше – Яр Чаллыда һәм Югары Ослан районында, берәр кеше – Әлмәт, Апас, Бөгелмә, Буа, Биектау һәм Питрәч районнарында.
13-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 авыруының 7618 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемиянең бөтен чорында 6421 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 40 кеше – узган тәүлектә. 90 кеше үлгән.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 13 мең 868 яңа авыру очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 326 мең 178 кеше авырган, 1 млн 31 мең 785 кеше сәламәтләнгән, 22 мең 966 кеше үлгән.