В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез шәһәр урамнарын кардан чистартырга 328 юл эшчесе һәм 296 берәмлек махсус техника чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 328 юл эшчесе һәм 296 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 64 катнаш юл машинасы, 74 трактор щеткасы, 69 үзбушаткыч, 47 фронталь төягеч, 24 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Карны Адоратский, Әмирхан, Батыршин, Беломорск, Взлетная, Восстание, Гаврилов, Гагарин, Галиев, Таҗи Гыйззәт, Губкин, Дубравная, Искра, Копылов, Коләхмәтов, Гадел Кутуй, Ленинград, Ломжа, Париж Коммунасы, Серов, Сеченов, Тула, Халтурин, Чуйков, Шуртыгин, шулай ук Мамадыш тракты, Нокса авышлыгы, Себер тыкрыгы һәм башка урамнар участокларыннан чыгарачаклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 9,9 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 604 махсус техника һәм 390 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 740 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 1270 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, сезон башыннан –70,4 мең тоннадан артык.