В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кыш башыннан шәһәр юлларыннан 942,3 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 337 юл эшчесе һәм 278 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 54 катнаш юл машинасы, 63 трактор щеткасы, 60 үзбушаткыч, 54 фронталь төягеч, 31 «Барсик» минитөягече һәм башка төр техника.
Кар Адмиралтейство, Адоратский, Әмирхан, Архангельск, Бауман, Беломорск, Боевая, Восстание, Гвардия, Декабристлар, Дементьев, Достоевский, Камал, Камышлы, Кленовая, Копылов, Короленко, Кызыл Армия, Мариуполь, Меридиан, Павлюхин, Петербург, Идел буе, Симонов, Сибгат Хәким, Центральная, Клара Цеткин, Челюскин, Яркая, шулай ук Мамадыш, Оренбург һәм Себер трактлары, Җиңү проспекты һәм башка урам участокларыннан чыгарылачак.
Үткән тәүлектә шәһәр урамнарыннан 4,9 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 506 махсус техника һәм 387 юл эшчесе җәлеп ителгән. Кышкы сезон башыннан урамнардан 942,3 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 76 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, ә сезон башыннан бирле – 78,8 мең тоннадан артык, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында.