Илкүләм чемпионатның финал этабына чыгу өчен сайлап алу ярышлары илнең 21 төбәгендә узган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март, Алинә Бережная). Татарстан җыелма командасы әгъзалары WorldSkills милли чемпионатына чыгу өчен көрәшә. Ярымфинал ярышлары илнең 21 төбәгендә уза. Яшь белгечләрнең сайлап алу сынауларына ничек әзерләнүләре турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сөйләделәр.
330 кешедән торган ТР җыелма командасы узган елның декабрендә узган чемпионатның республика этабы нәтиҗәләре буенча формалаштырылды. «Бу – милли чемпионат үткәрү чорында Татарстанның иң күп әгъзалы булган җыелма командасы. Мин ышанам, бу елның финал циклында иң зур җыелма командаларның берсе булачакбыз», - диде А.Поминов һәм, узган еллардан аермалы буларак, республика җыелма командасы составына республиканың аз кеше яши торган пунктлары вәкилләре керүен билгеләп үтте.
Эмиль Гобәйдуллин быел илкүләм чемпионатның финал этабына чыгу өчен сайлап алу ярышлары илнең 21 төбәгендә узганлыгын сөйләп үтте. Ярышларны кабул итүче шәһәрләр арасында-Мәскәү, Санкт-Петербург, Томск, Кемерово һәм башкалар.
Татарстан җыелма командасын бу ярышларга әзерләү дүрт айга якын дәвам итте, игътибар һөнәри осталыкларны шомартуга да, мораль әзерлеккә дә бирелде. Балаларны әзерләүгә республиканың 58 зур оешмасы һәм 76 профильле предприятиесе җәлеп ителде. «Һәр катнашучы өчен шәхси тренировкалар планы эшләнде. Егетләрнең күнегүләр процессы гына булмады, башка төбәкләр чемпионатларына да бардылар. Без психологик әзерлеккә, коммуникатив күнекмәләрне мотивацияләүгә һәм үстерүгә аерым игътибар бирдек», - дип сөйләде Э.Гобәйдуллин.
Ярымфинал ярышлары 30-нчы апрельдә тәмамланачак. Аларның нәтиҗәләре буенча 22-24 майда Казанда узачак WorldSkills милли чемпионатында республика данын яклаучылар билгеләнәчәк. Әлеге чемпионат WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты алдыннан сынау ярышлары буларак уздырыла. Исегезгә төшерәбез, ул Татарстан башкаласында 22-27 августта узачак. Чемпионат дөньяның 60-тан артык иленнән яшь профессионалларны җыячак, катнашучылар 56 компетенциядә ярышачак.