Бер тәүлек эчендә СОVID-19 11 казанлыда табылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). Татарстанда 33 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның берсе читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 21 кеше хастаханәгә озатылган, 12-се өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 11 Казан кешесе бапр, 4 кеше – Лениногорск районыннан, 3 кеше – Яр Чаллыдан һәм Түбән Кама районыннан, икешәр кеше – Әлмәт һәм Лаеш районнарыннан, берәр авыру Балтач, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск, Балык Бистәсе, Тукай, Чирмешән, Ютазы районнарында яшиләр.
17-нче майга Татарстанда 21 мең 43 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 17 мең 981 кеше сәламәтләнде, шул исәптән берсе – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 9 мең 328 яңа коронавирус авыруы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 949 мең 573 кеше авырган, 4 млн 563 мең 254 кеше сәламәтләнгән, 116 мең 211 кеше үлгән.