Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машина йөрү өлешендә куеп калдырмауларын сорый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). 14-нче гыйнварга каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 46 юл эшчесе һәм 328 махсус техника, шул исәптән 88 катнаш юл машинасы (кбм), 87 үзбушаткыч, 68 трактор щеткасы, 43 фронталь төягеч, 13 «Барсик» мини-төягече һәм башка төр техника катнашачак.
Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машина йөрү өлешендә калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Карны түбәндәге урамнардан чыгару планлаштырыла: Бассейн, Бауман, Большая Красная, Восстание, Гагарин, Мәҗит Гафури, Дементьев, Достоевский, Дубравная, Касаткин, Копылов, Короленко, Олег Кошевой, Кремль, Лобачевский, Патрис Лумумумба, Карл Маркс, Уң як Болак, Профсоюз, Пушкин, Театр, Тихомирнов, Федосеевская, Сибгат Хәким, Чернышевский, Чистай, шулай ук Оренбург трактыннан, Әмирхан, Универсиада һәм Ямашев проспектларыннан.
Башка участокларда катнаш юл машиналары һәм трактор щеткалары кулланып ком сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр итәләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.