В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча ТР Иҗтимагый палатасы белгечләре белән фикер алыша алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). 31 гыйнварда Татарстанда һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны эшли башлаячак. Казанлылар үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча, 8 (843) 567 81 69 номеры буенча шалтыратып, ТР Иҗтимагый палатасы белгечләре белән фикер алыша алачаклар. .
Барлык теләүчеләрне Татарстан югары уку йортларында, колледжларында һәм техникумнарында мәгариф системасын камилләштерү турында тәкъдимнәр белән уртаклашырга, педагогларны, ата-аналарны һәм тәрбияләнүчеләрне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышырга чакыралар.
Шул ук көнне 12.00-15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф һәм фән комиссиясе әгъзалары һәм экспертлары һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итәчәк. Кабул итүгә язылу кайнар линия эше барышында күрсәтелгән телефон буенча алып барылачак. Чара түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Батурин ур., 7 йорт, каб.136, дип хәбәр итә ТР Иҗтимагый палатасы.