В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Планлы төзекләндерү эшләре шәһәрнең өч районында үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). 31 гыйнвар көнне Казанның кайбер йортларында ут булмаячак. Ут шәһәрнең Вахитов, Киров һәм Идел буе районнарында бетеп торачак.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Газ ур., 14, Ипподром ур., 29, 31, Спартак ур., 82, Театр ур., 5, 7.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Киров районында түбәндәге адреслар буенча ут бетеп торачак: Вагон ур., 2, 4, 6, 8, 10, 12. 8.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча: Декабристлар ур., 127, Лена ур. 2, 3, 4, Тверь ур. 5, 7, 9.
9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Отар бистәсендә Зоя Даутова, Калинин, Матюшино, Озерная, Правда, Идел буе, Центральная урамнарында ут булмаячак.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.