Авыручыларның 22-се Казанда яши.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Татарстанда тәүлегенә COVID-19 белән авыруның 31 яңа очрагы теркәлгән, аларның өчесе читтән кайтучыларда, калганнары контактлы. 3 кеше хастаханәгә озатылган, 28 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 6 кеше бар, 17 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 4 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 3 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, бер кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.
Авыручыларның 22-се Казанда, икешәр кеше – Буа һәм Питрәч районнарында, берәр кеше – Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара һәм Саба районнарында яши.
8-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруының 7448 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Пандемиянең бөтен чорында 6341 кеше савыкты, шул исәптән 23 кеше – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 11 мең 493 яңа авыру очрагы ачыкланган. Барлыгы илдә 1 млн 260 мең 112 кеше авырган, 1 млн 2 мең 329 кеше сәламәтләнгән, 22 мең 56 кеше үлгән.