Кабул итүгә язылу таләп ителми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, 31-нче майда, Казанда гражданнарга Хокукый ярдәм көне уздырыла. Шәһәрлеләр балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Аларга тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, шулай ук Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре җавап бирәчәк.
Шулай итеп, Хокукый ярдәм көне кысаларында казанлыларга баланың тормышка булган, тискәре мөгамәләдән, көч кулланудан һәм иминлеккә, сәламәтлекне саклауга һәм сәламәт үсешкә хокукларын саклау, баланың гаиләдә яшәү һәм тәрбияләнүгә хокукларын үтәү, мәгариф өлкәсендә баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен башкару, социаль тәэмин итүгә хокукны үтәү, шулай ук баланың торак һәм башка милек хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен башкару кебек темалар буенча аңлатма бирәчәкләр. Чараның максаты - гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү һәм юридик яктан булышу.
Хокукый ярдәм көне Татарстан Халыклары дуслыгы йортында 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр узачак. Кабул итүгә язылу таләп ителми, дип хәбәр иттеләр Татарстандагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында.