Әкият 21.00 сәгатьтә башлана, кино бушлай күрсәтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). Балаларны яклау көне алдыннан Кабан күле яр буенда казанлыларга атаклы фэнтези-режиссер Александр Миттаның «Сказка странствий» дигән 1983 елгы тулы метражлы нәфис фильмы күрсәтеләчәк.
«Сказка странствий» СССР («Мосфильм»), ЧССР («Баррандов») һәм Румыниянең («Букурешти») уртак әсәре булып тора. Сюжет буенча кечкенә кенәзлектә ике хәерче ятим яшәгән: Май абыйсы һәм Марта апасы. Алар үз теләкләре белән хәерлче булганнар, Май малае алтын табу кебек тылсымлы сәләткә ия булган: алтын якынрак булган саен, Майның башы көчлерәк авырта башлаган. Кыз туганы, энесе газапланмасын өчен, әлеге сәләтеннән куллануны тыйган. Раштуа алдыннан Майны явыз Гугон урлый, шул рәвешле ул малайның гади булмаган сәләтеннән кулланырга тели. Марта энесен эзләргә чыга, юлында уйлап табучыны, табибны, шагыйрь һәм философны, сукбайны һәм Орландоны очрата. Алар бергә Майны эзләп, төрле каршылыкларны җиңеп, дөнья буйлап сәяхәт итәләр.
Әкият 21.00 сәгатьтә башлана, кино бушлай күрсәтелә, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясе матбугат хезмәте.