Февральдә шәһәрлеләр эшкәртүгә 2,5 тонна калдык китергән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). 31 мартта Казанда мобиль пункт эшләячәк - шәһәр халкы кирәкмәгән әйберләрне, макулатура һәм пластикны эшкәртүгә тапшыра алачак. Мобиль пункт шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә урнашачак.
Активистлар макулатура, "1", "2", "4", маркировкасы салынган пластик шешәләр, "5" маркировкалы пластик контейнерлар һәм башка эшләнмәләр, "2", "4", "5", "7" маркировкалы йомшак пластик, пыяла, алюминий һәм калай банкалары, "тетра пак", "дой пак" төргәкләре, cd-дисклар һәм тартмалар, пластик карталар, теш щеткалары, касса тасмасыннан төргәкләр, кием-салым, аяк киеме, сумкалар, пластик уенчыклар, ноутбуклардан аккумуляторлар, вак техника; "Велодобро" проекты өчен ватык велосипедлар, тукыма, зонтиклар, "Тылсымлы капкачлар" акциясе өчен капкачлар һ.б. кабул итәчәк.
Акциядә катнашырга теләүчеләр икенчел чималны әзерләү буенча яңартылган инструкцияне өйрәнергә киңәш ителә. Калдыкларны сортларга аеру буенча тулы белешмәлек социаль челтәрләрдә бар.
Пластик, макулатура һәм кирәкмәгән әйберләр кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Җиңү проспекты, 141, 15.00-20.00 сәгатьтә.
Исегезгә төшерәбез, февраль аенда казанлылар эшкәртү өчен 2,5 тонна калдык тапшырды, акциядә 438 кеше катнашты.