В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләрнең сорауларына Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). 31-нче июльдә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, күчеш чоры белән бәйле рәвештә, иминият пенсиясен билгеләү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.
Консультация алырга һәм кызыксындырган сорауларын бирергә теләүчеләр 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез номер буенча шалтырата алалар: 8-800-100-26-27.
Пенсия фонды бүлеге белгечләре 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшькә җиткән ир-атлар өчен картлык буенча иминият пенсиясен яңа нигезләр буенча билгеләүгә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.
Башка көннәрдә ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәгенә дүшәмбедән пәнҗешәмбегәчә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, шалтыратырга була, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.