Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.07.2022, 13:40

31 нче июльдә мобиль пунктта икенчел чималны эшкәртүгә кабул итәчәкләр

Чара вакытында үзенчәлекле своп-фримаркет эшләячәк: теләүчеләр кирәкмәгән әйберләрен алып килә һәм ошаганнарын алып китә алачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июль). 31 нче июльдә Казанда сәүдә үзәкләренең берсе территориясендә икенчел чималны кабул итүнең мобиль пункты эшләячәк. Шәһәр халкы эшкәртүгә пластик, пыяла, пакетлар һ.б. тапшыра алачак.

Активистлар макулатура, чеклар, шешәләрдән капкачлар, пластик тюбиклар, тетрапак савытлар, дойпак, йомшак пластик (пакетлар), ПЭТ-шешәләр (Pet-1 маркировкалы), ПНД-пластик (HDPE-2, LDPE-4 маркировкасы булган флаконнар, канистрлар), тимер детальләрсез пластик уенчыклар, пыяла, дарулардан блистерлар, коры органика, бөтен кокос кабыгы, чәчәкләр өчен чүлмәкләр һәм шәраб бөкеләре (пластик түгел) һәм башка икенчел чимал кабул итәчәк. Шул ук вакытта пенопласт, ватылган савыт-саба, велосипедлар һәм теш щеткалары кабул ителмәячәк. Икенчел чималны тапшыру өчен әзерләүнең тулы исемлеген һәм кагыйдәләрен «Вконтакте» социаль челтәрендәге белешмәлектә табарга була.

Теләгән кешеләр хайваннар өчен азык алып килә алалар – аны приютларга тапшырачаклар. Чара вакытында шулай ук своп-фримаркет эшләячәк – шәһәр халкы кирәкмәгән әйберләр һәм предметлар алып килә һәм ошаганнарын алып китә алачак.

Акция 10:00 дән 12:30 га Җиңү проспекты, 141 адресы буенча ябык парковкада (Җиңү проспекты ягыннан Л42 парковкасында) узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар