Бу көнне Татарстанда Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). Җомга көнне, 31-нче июльдә, Татарстанда һәм аның башкаласында яшәүчеләрне өстәмә яллар көтә. ТР Президенты Указы нигезендә, бу көнне республикада Корбан гаете мөселман бәйрәме билгеләп үтеләчәк, шуңа бәйле рәвештә ул - эшләми торган ял көне.
30-нчы июльдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, ТР Хезмәт министрлыгы сайтында урнаштырылган җитештерү календаре нигезендә, быел ике ял көне белән биш көнлек эш атнасында эш көннәре саны 246 көн тәшкил итә, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 7 эш көне, ә ял көннәре саны 120 көн тәшкил итә, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне һәм 5 өстәмә ял көне.