Шул ук датага ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты кабан дуңгызларын атуны да төгәлләргә тәкъдим итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). Аучыларны кисәтәләр: 31 декабрьдә бер яшьтән олырак пошиларны аулау сезоны тәмамлана.
Моннан тыш, бу вакытка ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты кабан дуңгызларын һәвәскәр һәм спорт ауы кысаларында атуны да тәмамларга тәкъдим итә. Тояклы хайваннарны уалау таләпләре буенча, 1 гыйнвардан 28 февральгә кадәр кабан дуңгызларын куып, этлр белән аулау тыела.