В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шул уңайдан шимбә, 26-нчы декабрь, эш көне булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Шул уңайдан шимбә, 26-нчы декабрь, эш көне булачак. Документта билгеләп үтелгәнчә, мондый карар эш вакытын рациональ оештыру максатларында кабул ителгән.
Сүз ТР дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар, шулай ук дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында ТР дәүләт граждан хезмәте вазифаларын һәм башка вазыйфаларны биләүче затлар турында бара.
26-нчы декабрь көнен 31-нче декабрьдә ял көне бирү уңаеннан эш көне дип игълан итәргә ТР Дәүләт органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары булып тормаган, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә тәкъдим ителә, шулай ук республика территориясендә урнашкан оешмалар җитәкчеләренә тәкъдим ителә.
Искәртеп узабыз, ТР Хөкүмәте карары белән республиканың гомумтуклану оешмаларына Яңа ел төнендә 3.00 сәгатькә кадәр эшләргә рөхсәт ителә.