В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгәдән 31 нче номерлы автобуслар элекке маршрут буенча йөриячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы август). 31 нче августтан башлап сынау режимында Зур Казан боҗрасының Мехчылар урамы участогында (Магистраль урамыннан Девятаев урамына кадәр) автомобиль транспорты хәрәкәте ачылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
1,7 км озынлыктагы яңартылган юл икедән дүрт полосага кадәр киңәйтелде. Яңа участок районның транспорт инфраструктурасын шактый яхшыртачак һәм Җиңү проспектыннан Елга вокзалына кадәр турыдан-туры үтәргә мөмкинлек бирүче Зур Казан боҗрасының мөһим өлеше булачак.
Шулай ук иртәгәдән 31 нче номерлы автобуслар элекке маршрут буенча йөри башлаячак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында. Әлеге маршрутның автобуслар хәрәкәте схемасын планлаштырылган сроктан алданрак торгызу турында карар шәһәр Мэры Илсур Метшин кушуы буенча халыкка уңайлыклар тудыру өчен кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасының яңа участогында масштаблы эшләр узган ел азагында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча башланды. Бу вакыт эчендә инженерлык челтәрләре күчерелде, 1935 елгы яңгыр канализациясе алыштырылды һәм яңадан төзелде. Моннан тыш, эшчеләр юлның асфальт өслеген тулысынча алыштырдылар, тротуарларны төзекләндерделәр, юл билгеләре, светофор объектлары, юл коймалары, яңартылган тукталыш павильоннары урнаштырдылар.
2021 елның 3 нче декабреннән эшләр вакытында 31 нче автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәртелде, 31а һәм 31в номерлы маршрутлар кертелде.