Тиешле карар шәһәрнең Башкарма комитетында имзаланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август). 31-нче августта Казанда Timerman Kazan Triathlon Full 2019 триатлон буенча ярышларга әзерлек һәм аны уздыру чорында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәрнең Башкарма комитетында имзаланды.
7.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Мамадыш трактының уң як полосасы буенча (М-7 трассасы съездыннан Җиңү проспектына керү юлына кадәр) хәрәкәт туктатылачак. 7.00 сәгатьтән 13.30 сәгатькә кадәр шундый ук чикләү Җиңү проспектына (Мамадыш тракты съездыннан алып Академик Арбузов урамына кадәр), 7.15 сәгатьтән 13.30 сәгатькә кадәр – Академик Арбузов урамына (Җиңү проспектыннан Ямашев проспектына кадәр), 7.15 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр Ямашев проспектына (Академик Арбузов урамыннан алып Ямашев проспекты буенча урнашкан 122б номерлы йортка кадәр) кагылачак.
7.30 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр Ямашев проспекты буенча урнашкан күпер астында хәрәкәт ике юнәлештә дә ябылачак.
7.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр «Казан Арена» стадионы тирәсендә, шулай ук Чистай урамының өч уң полосасы буйлап (Чистай урамыннан алып «Казан Арена» тирәли әйләнеш хәрәкәтенә кадәр) юл ябык булачак.
6.30 сәгатьтән 18.30 сәгатькә кадәр С.Хәким урамы буенча хәрәкәт ике юнәлештә дә (Декабристлар урамыннан Ф.Әмирхан проспекты буенча һәм Фатих Әмирхан проспектыннан алып Чистай урамы киселешенә кадәр) чикләнәчәк.
6.30 сәгатьтән 18.15 сәгатькә кадәр Фатыйх Әмирхан проспекты (Сибгат Хәким урамыннан «Миллениум» күперенә кадәр) һәм «Миллениум» күпере буенча (Сибгат Хәким урамыннан Вишневский урамына кадәр) хәрәкәт туктатылачак.
6.30 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр транспорт өчен Вишневский урамы ябык булачак («Миллениум» күпереннән Нурсолтан Назарбаев урамына кадәр).
6.45 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Нурсолтан Назарбаев урамы буенча (Вишневский урамыннан Петербург урамы киселешенә кадәр) хәрәкәт туктатылачак.
7.00 сәгатьтән 17.45 сәгатькә кадәр Петербург урамы (Нурсолтан Назарбаев урамыннан Тихомирнов урамына кадәр) һәм Универсиада проспекты (Тихомирнов урамыннан Халев урамына кадәр) буенча хәрәкәт ябыла.
7.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Декабристлар урамының ике полосасы (Кремль дамбасыннан алып Сибгат Хәким урамына кадәр) һәм Кремль дамбасында (Батурин урамы съездыннан алып Декабристлар урамына кадәр) транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
7.15 сәгатьтән 22.45 сәгатькә кадәр Батурин урамы буенча (Карл Маркс урамыннан Кремль ярына кадәр) бер юнәлештә хәрәкәт туктатылачак.
10.30 сәгатьтән 22.30 сәгатькә кадәр Подлужная урамы ябылачак («Миллениум» күпере съездыннан алып Подлужная урамы буенча урнашкан 3а йортына кадәр).
7.30 сәгатьтән алып 22.30 сәгатькә кадәр Кремль яр буе буенча (Батурин урамыннан алып Киров дамбасына кадәр) бер юнәлештә хәрәкәт туктатылачак.
7.45 сәгатьтән 22.15 сәгатькә кадәр Киров дамбасының ике полосасы (Кремль ярыннан алып Несмелов урамына кадәр) һәм Несмелов урамы (Киров дамбасыннан алып Пролетарская урамына кадәр) буенча юл ябык булачак.
7.30 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Пролетарская урамы буенча (Несмелов урамыннан Кремль дамбасына кадәр) транспорт хәрәкәте ябыла.