В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы тәүлек эчендә Татарстан Республикасы башкаласында 3 мең тоннага якын кар чыгарылган.
Фото: Марат Мугинов
Кар чыгару 8 Март, Бауман, Годовиков, Ершов, Заслонов, Ильич, Кирпичников, Короленко, Ленская, Новосельская, Петербург, Пионер, Арклы Базар, Попов, Рабочая Молодежь, Сахаров, Симонов, Табейкин, Четаев, Энгельс урамнары участокларыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 2975 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруга 399 юл эшчесе һәм 438 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлек эчендә 85 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шул исәптән 23 тонна реагент һәм 62 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 7,9 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.