Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.01.2025, 11:43

Күрү һәм ишетү сәләте бозылган балаларны инклюзив иҗади конкурска әзерләячәкләр

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы бөтенроссия проектының партнеры булды

Казан Кремлендә 30 гыйнварда музей-тыюлык фондларыннан Россия мәдәниятен чагылдыра торган экспонатлар күрсәтеләчәк һәм сәнгать мастер-классы узачак. Чарага 10 яшьтән 14 яшькә кадәрге күрү һәм ишетү сәләте бозылган балаларны чакыралар.

Күргәзмәдә булганнан соң балалар иҗат белән шөгыльләнәчәк – аларга «Мин рәссам – мин шулай күрәм» конкурсы өчен авторлык эшләрен әзерләргә ярдәм итәчәкләр: быел Казан Кремле икенче тапкыр бөтенроссия инклюзив проектының партнеры булды.

Яшь казанлыларны 15:00 сәгатьтә Губернатор сарае лекториендә көтәләр. Катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.

Чара рус ишарәләр теленә синхрон тәрҗемә белән озатылачак, дип хәбәр итә Казан Кремле телеграм-каналында.

«Мин рәссам – мин шулай күрәм» конкурсын Президент грантлары фонды ярдәмендә «Күзәтү тәгәрмәче» АКбО үткәрә. Проект сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм яшүсмерләргә сәнгать идеяләрен тормышка ашырырга һәм дөньяга булган үз карашлары белән уртаклашырга мөмкинлек бирә.

Быел катнашучылар Россия һәм чит ил музейлары коллекцияләреннән «Сәнгатьтә Россия традицияләре һәм мәдәнияте» темасына багышланган танылган әсәрләрне үз күзаллауларынча тәкъдим итәргә тиеш булачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча илнең 38 музееннан жюри иң яхшы 100 эшне сайлап алачак, алар 2025 елның җәендә Мәскәүдә күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.

Конкурс тарихында (ул инде тугызынчы тапкыр үткәрелә) Россиянең 359 шәһәреннән һәм авылыннан үсеш һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган 3000 нән артык бала катнашты. 500 дән артык иҗат эше җиңүче дип табылды һәм илнең иң яхшы музейларына куелды.

Барлык яңалыклар