Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.01.2019, 11:41

30 гыйнварда Казанда нәфис гимнастика буенча Россия беренчелеге ачыла

Ярышларда ТР һәм Идел буе федераль округы данын Казанның биш спортчысы яклаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). 30 гыйнварда Казанның Гимнастика үзәгендә индивидуаль программада нәфис гимнастика буенча Россия беренчелегенең тантаналы ачылышы узачак. Татарстан Республикасы данын ярышларда башкаланың биш спортчысы яклаячак.

Турнир сигез федераль округтан, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербургтан һәм ирекле спорт җәмгыятьләреннән һәм ведомстволардан 150 иң көчле спортчыны берләштерәчәк. Шулардан КМС программасы буенча – 75 кеше, беренче өлкән разряд программасы буенча – 66 кеше, икенче зурлар разряды программасы буенча 13 кеше чыгыш ясаячак.

Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы данын Казанның нәфис гимнастика мәктәпләре укучылары яклаячак: "Приволжанка" спорт мәктәбеннән Мәдинә Шәмсетдинова һәм Юлия Смирнова, "Ника" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Азалия Шакирова, "Идел" спорт мәктәбеннән Сафина Нәфыйкова һәм Юлия Барсукова гимнастика үзәгеннән Ксения Фомина.

Шәхси программада Россия беренчелегендә шулай ук Лала Крамаренко да катнашыр дип көтелә, ул 2018 елның июнендә Испаниядә нәфис гимнастика буенча Европа чемпионатында өч алтын медаль яулады. Моннан тыш, яшь гимнастлар индивидуаль программада һәм төркемле күнегүләрдә нәфис гимнастика буенча Россия җыелма командасының төп составы, шулай ук төркем күнегүләре буенча илнең яшьләр җыелма командасы чыгышларын да күрә алачак. Алар Мәскәүдә 2019 елда гран-при өчен әзерләнгән чыгыш программаларын тәкъдим итәчәк (14-17 февраль).

Казандагы ярышларга Бөтенроссия нәфис гимнастика федерациясе президенты, Россия җыелма командасының баш тренеры Ирина Винер-Усманова да килергә планлаштыра.

Турнирны ачу тантанасы 30 гыйнварга 15.40 сәгатькә планлаштырылган. Ярышлар ТР башкаласында 2 февральгә кадәр узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар