В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген «барсларны» кунакта Екатеринбург шәһәренең «Автомобилист» командасы белән очрашу көтә.
Фото: «Ак Барс» хоккей клубы
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). 30-нчы гыйнварда Казан «Ак Барс» командасы белән уенга «Куньлунь Ред Стар» пекин хоккей клубы киләчәк. Очрашу 17.00 сәгатьтә «Татнефть Арена»да башлана.
Турнир таблицасында КХЛның көнчыгыш конференциясендә клублар чын-чынлап поляр позицияләрне алып тора. Әйтик, «Ак Барс» беренче урында – клуб арсеналында 49 уенда 35 җиңү һәм 76 очко. Кытайлар шактый калышалар һәм рейтингта соңгы, 12 нче урында торалар. Бу сезонда алар 48 матчта 11 җиңү яуладылар һәм 30 очко эшләделәр.
Бүген исә «барсларга» кунакта «Автомобилист» белән очрашырга туры киләчәк. Турнир таблицасында Екатеринбург клубы 50 уенда 59 очко һәм 26 җиңү белән 6-нчы урынны алып тора, дип хәбәр ителә Казан «Ак Барс» сайтында.