В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәйданчыкларда музыкантлар чыгышлары, совет кинокартиналарын күрсәтү, Кыш бабай һәм Кар Кызы белән күңел ачу программасы әзерләнгән иде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче гыйнвар). Яңа 2023 елны «Казан» гаилә үзәге янындагы төп чыршы янында Татарстан башкаласының 20 мең кешесе һәм кунаклары каршы алды. Яңа ел төнендә тагын 10 мең кеше «Черек күл» паркында булды, дип хәбәр итте Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Касә янындагы бәйрәм мәйданчыгында DJ Молотов, «Барбара Бэнд» вокал-инструменталь ансамбле, Александр Бушуев һәм Анастасия Макарова, «Австралия» һәм «Веселые Волгари» вокал-инструменталь ансамбльләре чыгыш ясады.
«Черек күл» паркында программа «Карнавальная ночь» һәм «Ирония судьбы, или С легким паром!» фильмнарын күрсәтү белән башланып китте. Казанлылар өчен шулай ук Malsi Musicтан диджей-сетлар, Monte Carlo кавер-төркеме чыгышы, Кыш бабай һәм Кар Кызы белән күңел ачу программасы әзерләнгән иде.
Быел Казанда 19 җәмәгать киңлегендә 100 дән артык бушлай кышкы чара узачак. Бәйрәм программасы гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк. Булачак вакыйгалар, чыршы базарлары, шугалак һәм чаңгы трассалары, шулай ук пиротехниканы эшләтү мәйданчыклары турында KZN.RU порталындагы махсус бүлектә белергә була.