В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә һава температурасы нульдән 1-3 градуска югарырак булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). 30-нчы сентябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 1-3 градус, иртәгә көндез 7-9 градус җылы булачак.
Гомумән Татарстан буенча көндез шулай ук урыны белән бераз яңгыр булуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0 дән +4 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда 0-4 градус, көндез +6...+11 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.