Халык сорауларына Росреестрның ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). 30-нчы сентябрьдә татарстанлылар күчемсез милек кадастр бәясен дәгъвалау буенча консультация ала алачак. Республика халкы сорауларына Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
Гражданнар күчемсез милек объектының кадастр бәясе дөрес билгеләнмәгән очракта нишләргә, аны яңадан карау өчен кая һәм нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә, нинди документлар кирәк булачагын беләчәкләр. Моннан тыш, татарстанлыларга күчемсез милекнең кадастр бәясен билгеләү өлкәсендәге соңгы канун үзгәрешләре турында сөйлиячәкләр.
Кайнар линия 30-нчы сентябрьдә 8.00-дән 12.00-гә кадәр түбәндәге телефон буенча эшләячәк: +7(843)255-25-71, дип хәбәр итә ТР буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте.