Шәһәрлеләрнең сорауларына Россия Пенсия фонды, республика министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре җавап бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Казанлылар түбәндәге номерлар буенча 9:00 дән 16:30 га кадәр мөрәҗәгать итә ала:
+7(800)201-16-00;
+7(843)238-10-00;
+7(987)205-00-63 (WhatsApp).
Белгечләр график буенча өзеклексез консультация бирәчәк, дип хәбәр итә Россия юристлары ассоциациясе.
Шәһәрлеләрнең сорауларына РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, ТР Нотариаль палатасы, «ТР техник инвентаризация бюросы» АҖ, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Конституция суды, ТР Юстиция министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты белгечләре, шулай ук Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты, Әфганстандагы һәм башка локаль конфликтларның сугыш инвалидлары Татарстан республика иҗтимагый оешмасы белгечләре һәм Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары җавап бирәчәк.