В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен шөгыльләргә язылу дәвам итә
«Игелекле Казан» АКбО «Максат» футбол манежында күнекмәләр оештырды. Бүгенге көндә дәресләргә терәк-хәрәкәт аппараты бозылган һәм аутистик спектры бозылган 30 бала йөри.
Узган ялларда манежда «Облачко» («Игелекле Казан» шәкертләре) һәм «Максат» командалары арасында дустанә турнир узды. Балаларны әти-әниләре һәм чакырылган кунаклар бик нык куәтләп торды.
Ярышлар тәмамланганнан соң яшь спортчыларга футбол формасы бүләк иттеләр. «Хәзер «Игелекле Казан»ның тулысынча экипировкаланган үз командасы бар», – дип хәбәр иттеләр оешмада.
Туп белән уен нигезләренә балаларны тренер Артем Анатольевич Шпаков өйрәтә. Дәресләргә язылу «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Игелекле Казан» АКбО берләшмәсенең шәхси хәбәрләре аша ачык. Шулай ук +7(843)558-74-18 телефоны буенча шалтыратып та язылырга мөмкин.
Күнекмәләр Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе һәм «Рубин» футбол клубы ярдәмендә уза.