Чара кысаларында күргәзмәләр, косплеерлар чыгышлары, мастер-класслар һ.б. планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь). 30 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасында Япония көннәре старт ала. Чаралар Япониядә Россия көннәре һәм Россиядә Япония көннәре кысаларында уза.
Беренче булып Япония мәдәниятен Казан Кремлендә "Чиксез мәдәният" күргәзмәсендә күрсәтәчәкләр. Шул ук мәйданчыкта Япониянең ORIENTARHYTM төркеме перфомансы, кендо буенча Европа чемпионнарының күрсәтмә чыгышлары узачак, ә Башкарма иҗат үсеше фондының "SFORZANDO" яшьләр оркестры Миадзакиның аниме-фильмнары музыкасын башкарачак.
30 октябрьдә "Ак Барс" яшьләр үзәгендә ORIENTARHYTM төркеме "SHU-HU-RI" проекцион тамашасын тәкъдим итә.
31 октябрьдә Г.Кәриев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында "Торна" риваяте буенча Мәскәүнең "Апарте" театры Япония актрисасы Томоми Орита катнашында спектакль куячак. ТР Милли музеенда Россиянең хәзерге иң яхшы графигы Надир Әлмиевның Хиросимага багышланган күргәзмәсе ачыла.
Моннан кала, ТРда Япония көннәре кысаларында Япония косплеерлары киләчәк. "Сәләт" яшьләр үзәгендә Казан модельеры Катя Борисова акциясе узачак. Ул Япониядә укыган һәм чара өчен "Бакый Урманче әсәрләре буенча Көнчыгыш синергиясе" инновацион дизайнерлык проекты әзерләгән. Дефиледа Япониянең 10 косплееры катнаша.
Яшьләр дипломатиясе академиясе студентлар өчен "Томодати – дуслар" проекты кысаларында төрле бүләкләр әзерләгән. КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтында "Россия - Япония: сәясәт, тарих һәм мәдәният" конференцияче узачак.
"Мир" кинотеатрында соңгы ике елда төшерелгән Япония фильмнары күрсәтеләчәк.
Фестиваль 9 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Чараларга керү бушлай, алдан "ВКонтакте" социаль челтәрендә Яшьләр дипломатиясе академиясе төркемендә теркәлергә кирәк.