Шәһәрдә алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшем күзәтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Иртәгә, 30 октябрьдә, Казанда алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшем күзәтелми. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы минус 4-6 градуска кадәр төшәчәк, көндез +1 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстан буенча шулай ук явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава фаразлана. Җил юнәлеше дә саклана. Төнлә һава температурасы, районга карап, минус 2-7 градус булырга мөмкин. Көндез температура +2 градустан артмаячак.