Киләсе сезонда яңа эчке һәм халыкара рейслар башланачак.
Фото: Екатерина Красуцкая
Azur Air ташучысы Хургада һәм Шарм-эль-Шейхка атнага 2 шәр рейс башкарырга ниятли. Шулай ук авиакомпания Антальяга һәм Гоага масштаблы очыш программасын планлаштыра. Мисыр һәм Төркиянең курорт шәһәрләренә шулай ук «Икар» һәм «Россия» авиакомпанияләре дә илтәчәк.
Моннан тыш, Истанбулга да очышлар саны артачак. Маршрутларда Turkish Airlines, Red Wings һәм «ИрАэро» ташучылары катнаша. Алма-Атага һәм Астанага очышларны яңарту да планлаштырыла.
Эчке юнәлешләргә килгәндә, кышкы сезонда «Төньяк җил» авиакомпаниясе (Nordwind Airlines) Новокузнецк һәм Иркутскига рейслар җибәрәчәк. «ЮВТ Аэро» ташучысы Грозный, Махачкала, Тобольск, Псков, Оренбург, Таулы Алтай, Саранск, Пермь, Мурманск, Кемерово, Нижневаровск, Сургут, Түбән Новгород, Чиләбе, Самара, Барнаул, Яңа Уренгой, Магнитогорск, Ярославль, Петрозаводск, Әстерханга рейслар ясый башлаячак. Красноярск, Төмән, Волгоград һәм Омск шәһәрләренә рейслар арадаш утыртуны күздә тота.
«Азимут» авиакомпаниясе киләсе ел башында Минераль Суларга яңа рейс эшләтеп җибәрәчәк. Шулай ук әлеге маршрутта «Аэрофлот», «Төньяк җил» һәм «Урал авиалинияләре» ташучылары да катнаша.
«Ямал» авиакомпаниясе ТР башкаласын Салехард белән тоташтырачак.