Бер тәүлек эчендә СОVID-19 15 казанлыда табылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Татарстанда COVID-19 авыруының 30 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлылар. 16 кеше хастаханәгә озатылган, 14 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 15 Казанда яшәүче, Чаллыдан – 6 кеше, Тукай районыннан – 2 кеше һәм берәр авыру Аксубай, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Мамадыш, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында яшиләр.
21-нче майга Татарстанда 21 мең 170 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 18 мең 96 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 16 – узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 315 мең 255 кешегә вакцина ясалды (үсеш – 6278 кеше), шулардан икенче дозаны 224 мең 689 кеше алды.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә коронавирус белән авыруның 8937 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 4 млн 983 мең 845 кеше авырган, 4 млн 601 мең 120 кеше сәламәтләнгән, 117 мең 739 кеше үлгән.