Саф һавада киносеанслар атна саен җәй ахырына кадәр барачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). 30-нчы майда Казанның «Крылья Советов» паркында «Ретро-пәнҗешәмбе» бушлай кино күрсәтү циклы башлана. Паркның җәйге сәхнәсендә казанлылар һәм шәһәр кунаклары Россия кинематографының иң яхшы картиналарын карый алачак. Саф һавада киносеанслар атна саен җәй ахырына кадәр барачак.
Паркка килүчеләргә барлыгы 16 фильм күрсәтеләчәк. Циклны 30-нчы майда «Любовь и голуби» комедиясе ача. 6-нчы июньдә казанлылар «Мама», 13-нче июньдә «Мэри Поппинс. До свидания», 20-нче июнь көнне «Летят журавли» картинасын күрәчәкләр. 27-нче июньдә «31 июня» фильмын күрсәтү планлаштырылган, 4 июльдә – «Усатый нянь». 11-нче июльдә казанлылар җәйге кинотеатрда «Обыкновенное чудо», 18 июльдә «Раба любви», ә 25-нче июльдә «Зеркало» фильмын карый алачак. Сеанслар 21.00 сәгатьтә башлана.
Кинокуелышлар августта да дәвам итәчәк. Әйтик, 1-нче августта «Джентльмены удачи» фильмы сеансы булачак, 8-нче августта – «Белое солнце пустыни», 15-нче августта — «Мы из джаза». 22-нче августта казанлылар ачык һавада «Интердевочка» фильмын карый алачак, 29-нчы августта – «Человек с бульвара Капуцинов». Август аенда кино күрсәтү 20.00 сәгатькә планлаштырылган.
Расписаниедә һава торышы, техник шартлар аркасында үзгәрешләр булырга мөмкин, дип билгеләп үтә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Мәгълүматны дирекциянең социаль челтәрләрендә һәм (843) 239-44-33 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.