В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Суны бетерү 23 нче майдан ай ахырына күчерелә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче май). Казанның Вахитов районында 23 нче майга планлаштырылган су белән тәэмин итүне туктатып тору ай азагына күчерелде, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» МУП.
30 нчы майның 9:00 сәгатеннән 31 нче майның 6:00 сәгатенә кадәр Миңнуллин ур., 8а, Назарбаев ур., 10, 10 корпус 1, 12, 12в, Ново-Песочная ур., 40, 44, Островский ур., 107, Павлюхин ур., 37, Спартак ур., 14, 22, 53 (24 нче балалар бакчасы), 81, 87, 89, Сәлимҗанов ур., 17, 27, 29 адреслары буенча су бирү туктатылачак.
Бу Островский урамында суүткәргеч чыгару буенча эшләр башкару белән бәйле. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Автоцистерналар килгән гаризалар буенча урнаштырылачак, алар түбәндәге телефон аша кабул ителә: +7(843)231-62-60.