В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хоккей клубы Гагарин кубогын җиңүне һәм Россия чемпионы исемен алуны Полина Гагарина һәм “Пицца” төркеме катнашында концерт белән билгеләп үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). 30 майда Казанда “Ак Барс” җанатарлары, уенчылары, тренерлары һәм җитәкчелеге өченче Гагарин кубогын җиңүне һәм Россия чемпионы исемен алуны билгеләп үтәчәк.
18.50 сәгатьтә 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында чемпион парады старт ала – ачык ике катлы автобуста ил чемпионнары Кремль, Астрономия һәм Уң як Болак урманары буйлап узачак. Автобус, хоккейчылар Гагарин кубогын кешеләргә күрсәтә алсын өчен, кыска вакытлы тукталышлар ясаячак.
Хоккей клубы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, автобус үткән маршрут буенча юллар ябылмаячак. “Парадта катнашырга теләүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык техникасын үтәргә тиешләр”, - дип хәбәр итә хоккей клубы.
17.00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында хоккей бәйрәме башлана. Биредә күп төрле интерактив һәм күңел ачу зоналары эшләячәк. Концерт программасы 19.00 сәгатькә планлаштырылган. Меңьеллык мәйданына “Ак Барс” командасы һәм гагарин кубогы килгәч, 19.30 сәгатьтә, концерт башланачак. Тамашачылар өчен Россия эстрадасы йолдызлары “Пицца” төркеме, Полина Гагарина, рэпер Мот һ.б. чыгыш ясаячак.
Чаралар программасы, автобус маршруты һәм төп тукталышлар белән “Ак Барс” ХК сайтында танышырга мөмкин.