В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Планлы төзекләндерү эшләре шәһәрнең Вахитов, Киров, Идел буе һәм Совет районнарында башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле рәвештә иртәгә, 30 майда, Казанның кайбер йортларында ут булмаячак, дип хәбәр итә “Сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында Гоголь урамының 23-нче йортында ут булмаячак.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Киров районында Большая ур., 106, 108, 108а; Хибин ур., 17, 19, 20, 21, 22, 23, 25, 27, 29, 31, 33 адреслары буенча ут бетеп торачак.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе районының Отар бистәсендә З.Даутова, Калинин, Матюшино, Озерная, Правда, Идел буе, Центральная урамнарында ут булмаячак.
9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Совет районында түбәндәге адреслар буенча ут бетеп торачак: М.Әмир ур.; Ансар ур.; Асылъяр ур., 11-23; Зирекле ур.; Игелекле ур.; Травная ур.; Гыйнвар ур.
Ут бетеп торуның агымдагы атнага тулы графигы белән KZN.RU порталының махсус бүлегендә танышырга мөмкин.