Белгечләр килүчеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр һәм шәһәр яны тимер юл элемтәсендә пассажирлар йөртүне оештыру буенча тәкъдимнәр кабул итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). 30-нчы майда Казанда «Пассажир көне» акциясе узачак. Барлык теләүчеләр белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә һәм шәһәр яны тимер юл элемтәсендә пассажирлар йөртүне оештыру буенча үз тәкъдимнәрен җиткерә алачаклар.
Очрашу «Казан-1» станциясендә 11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе.
Акция даими рәвештә оештырыла һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Барлык мөрәҗәгатьләр теркәлә, аларның һәркайсы буенча оператив чаралар күрелә, дип ышандыралар компаниядә.