Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.03.2019, 09:30

30 мартта Мәскәүдә Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальнең гала-концерты узачак

Мәскәү сәхнәсендә беренче тапкыр җырчы сыйфатында Әлфия Авзалова кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова чыгыш ясаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче март). 30-нчы мартта Мәскәүнең «Измайлово» концерт залында Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-конкурсның гала-концерты узачак. Танылган җырчы истәлеген мәңгеләштерү программасы кысаларында үткәрелә торган концертта татар эстрадасы артистлары һәм фестиваль лауреатлары башкаруында аның 35 җыры яңгыраячак.

Мәскәү тамашачылары алдында Әлфия Авзалова исемендәге I конкурс-фестиваль лауреатлары чыгыш ясаячак: Алмас Хөсәенов, Илнар Миранов, Гүзәл Әхмәдиева һәм Рузилә Бәдретдинова. Алар татар эстрадасының танылган йолдызлары белән дуэт башкарачак. Программада конкурс-фестиваль лауреатлары Айгөл Кыямова һәм Раилә Ганиева бию номерларын тәкъдим итәчәкләр.

Шулай ук Мәскәү сәхнәсендә беренче тапкыр җырчы сыйфатында Әлфия Авзалова кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова чыгыш ясаячак, ул фестиваль лауреаты Алмас Хөсәенов белән «Синең өчен» җырын дуэтта башкарачак. Моннан тыш, #Әлфияавзаловакитабы флешмобында катнашучы, «Sing a song» вокал мәктәбенә нигез салучы, яшь җырчы Әлфия Шәрипова чыгыш ясаячак. Барлык җырлар да «Казан нуры» оркестры астында башкарылачак.

Әлфия Авзалованың иҗат юлы турындагы хатирәләр белән үрелеп барылачак концертны Татарстан Республикасының халык артисты, танылган башкаручының күп кенә концертларын алып баручы Рәшит Сабиров үткәрәчәк.

Концертның режиссеры - Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов. Чарада Айдар Галимов, Руслан Сәйфетдинов, Венера Ганиева, Хәмдүнә Тимергалиева, Нәфкать Нигъмәтуллин, Алинә Шәрипҗанова, Азат Вахитов, Марсель Вәгыйзов, Зәринә Вилданова, Рузилә Бәдертдинова, Алмас Хөсәенов, Илнар Миранов, Эльмира Рәкыйпова, Гүзәл Әхмәдиева, Әлфия Шәрипова, Роза Хәбибулина катнашачак.

Концерт азагында тамашачыларны сюрприз – Әлфия Авзалова голограммасы ярдәмендә башкарылачак «Юл җыры» көтә.

Концерт 18.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар